Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Мин кулыма китап алам...

21 апрель көнне китапханәдә Бөтенроссия акциясенә кушылып “Библиокөн – 2018” чарасы үтте. Әлеге чарага фәннәрне авыр үзләштерүче балалар чакырылды. Алар белән Л.Н.Толстойның хайваннар турындагы хикәяләрен кычкырып укыдык һәм фикер алыштык. Әңгәмә барышында балаларга яхшылыкның, бер-береңә ярдәмчел булуның һәрвакыт иң күркәм сыйфат булуы турында аңлату эшләре алып барылды. Әдәпле булу өчен иң гади кагыйдәләрне үтәү кирәклеген балалар үзләре дә беләләр. Шулай ук, китап укуның белем алуда иң әһәмиятле чара булуы турында сөйләштек. Чарада катнашучылар белән логик уеннар уйнадык, биремнәр чиштек. Балалар эчтән генә китапны укып, укыган буенча төп фикерне әйтергә өйрәнделәр.