Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Кошлар - безнең дуслар"

Халыкара кошлар көне уңаеннан китап укучы балалар белән “Кошлар – безнең дуслар” исемле экологик дәрес үткәрелде. Китап укучылар электрон презентация ярдәмендә кошларның кеше тормышындагы әһәмияте, орнитология фәне, ул нәрсәне өйрәнә, кошларның төрләре, туган ягыбыздагы Кызыл китапка кергән кошлар турында белделәр. Китап фондында булган кошлар турындагы китаплар белән таныштылар. Кошлар тавышын тыңлап хозурландылар. Балалар кош ояларын туздырырга ярамаганны, кошларга  даими рәвештә кешенең ярдәме кирәк булуы турында үзләре дә бик яхшы беләләр.