"Китап очраштыра, китап дуслаштыра!"
Халыкара балалар китабы көне уңаеннан гимназиянең 1 сыйныф укучылары белән “Китап уку – иң яхшы белем алу” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Электрон презентация ярдәмендә китап укучы балаларга китап тарихы, китап уку кагыйдәләре, балалар өчен язучы татар, рус һәм чит ил әдипләре турында бай эчтәлекле мәгълүмат бирелде. Балалар китап фондында китапларның урнашу тәртибе белән таныштылар, балалар өчен чыккан яңа китаплар белән таныштылар. ”Китап очраштыра, китап дуслаштыра” дип аталган китап күргәзмәсе белән танышканнан соң, балалар белән “Балачак энциклопедиясе”ннән кычкырып уку оештырылды. Соңыннан балалар 3-D китаплар карадылар, өстәл уеннары уйнадылар, башваткычлар чиштеләр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Әлеге чарада 14 китап укучы катнашты.