Янәшәдә ветеран яши!
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт абый Вәлиев янында булдык. Шушы көннәрдә үзенең 92 яшен билгеләп үтүче көр күңелле, тормыштан тәм табып яшәүче Әхәт абый барыбыз өчен дә үрнәк шәхес ул. Килүебезгә сөенеп, рәхмәт әйтеп, хәлләребезне сорашып, алга планнар корып яшәүче оптимист рухлы ветераныбызга сәламәтлек, тыныч имин көннәр телибез.