Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

#Родинамоя#МинемВатаным

Китап укучылар белән туган ягыбызның табигатен саклау буенча бурычлар, экологик проблемалар турында сөйләшү үткәрелде. Авылыбыз уртасыннан агучы Бөр елгасының чисталыгы өчен авылда яшәүче һәркемнең җаваплы булуы турында аңлатылды. Кошларга җимлекләр кую, кош оялары ясауның бик саваплы эш булуы турында сөйләшү үткәрелде. Хайваннарның да кеше ярдәменә мохтаҗ булуы турында әйтелде. Л.Н.Толстойның “Слон” хикәясен укып фил хуҗасының хайваннарга карата миһербансыз булуы аркасында һәлак булуы турында фикер алышу оештырылды. Туган ягыбыз Кукмара табигате турында электрон презентация күрсәтелде. Балаларга әйләнә-тирәдәге һәр җан иясенә мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга кирәклеге турында аңлатылды.