Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Сүз – ул синең гамәлең#Слово есть поступок”

Китап укучы балаларга 2018 ел - Татарсанда Л.Н.Толстой елы булуы турында әйтелде. Балалар белән “Великий Лев Толстой” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Рассказы для маленьких детей” исемле китабыннан хикәяләр кычкырып уку оештырылды. Язучының хикәяләре аша укучыларны игелекле булырга, бер-береңә игътибарлы булырга, дус һәм тату яшәргә чакыруы турында әңгәмә оештырылды. Балаларга бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның иҗаты һәм тормыш юлы турында электрон презентация күрсәтелде.