Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Игелекле эшләр көне

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан савым сыерлары һәм кәҗәләре булган хуҗалыкларга бер мәртәбәле субсидия бирү турында карар кабул ителгән иде. Зур Сәрдек авылындагы сыер һәм кәҗә асраучы хуҗалык җитәкчеләре белән әлеге субсидияне алу өчен язмача гариза тутыру тәртибен аңлату буенча эш эшләнде. Субсидиянең терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру өчен бирелүе турында аңлату эшләре алып барылды. Мал тотучы хуҗалык гражданннары, үз чиратында, сыерларның баш санын шул санда саклап калырга тиешлеге турында йөкләмә алулары турында аңлатылды. 67 хуҗалык җитәкчесеенә язмача гариза тутырырга ярдәм күрсәтелде.