"Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе"
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты старт алды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән башланып киткән әлеге чарага безнең китапханә дә кушылды. Китапханә мөдире Шакирова Наилә Наил кызы Г.Тукайның «Туган тел» шигырен укый.