"Язмышларга буйсынмас җаннар" - китап күргәзмәсе
Татарстанның халык шагыйре М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Ф. Яруллинның һәм шагыйрь Г. Сәгыйровның тууларына 80 ел тулу уңаеннан китапханәнең уку залында китаплар күрәзмәсе эшләнде. Цитата итеп Ф.Яруллинның түбәндәге юллары алынды: "Әкиятләрем сезнең хыялга бай күңелегезгә яңа бер яктылык өстәсә, җаныгызны гадәти тормыш кысаларыннан азат итеп иреккә алып чыкса, кыскасы, алар сезгә елмаю яки уйлану, талпыну һәм ашкыну китерсә, - мин үземне бәхетле санар идем".