Туган телем - горурлыгым!
Зур Сәрдек гимназиясе китапханәсендә 5 сыйныф укучылары катнашында “Туган телем – горурлыгым” дип аталган чара үткәрелде. Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылган бу чараның максаты - укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата хөрмәт тәрбияләү, телебезне саклап калу һәм аны үстерүнең мөһимлеген төшендерү, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү. Чара барышында укучылар әлеге датаның килеп чыгу тарихы турында яңа мәгълүматлар белделәр. Балалар үз чыгышларында туган телебезнең Каюм Насыйрилар, Мәрҗәниләр, Тукайлар нигез салган, 7 млн. халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән булуы турында сөйләделәр. Татар телен камил белгән кеше 30 лап телдә сөйләшүчеләр белән иркен аралаша алуы турында ишеттеләр. Шагыйрьләребез язган туган тел турындагы шигырьләрне укыдылар. “Фольклор – халык хикмәте” дигән электрон презентация карадылар. Табышмакларга җаваплар таптылар, тизәйткечләр әйтеп телләрен шомарттылар, шарадалар чиштеләр. Чара бергәләшеп “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.