"Шрек һәм Фиона - бездә кунакта"
19.02.16. Китапханәгә “Әкият” балалар бакчасына йөрүче балалар “Әкияттә – кунакта” дигән чарага килделәр. Инглиз язучысы Уильям Стейгның «Шрек!» балалар китабыннан һәм аның буенча эшләнгән мультфильмнардан, санак уеннарыннан балаларга яхшы таныш Шрек һәм аның ахирәте Фиона да китапханәгә килеп балалар белән башваткычлар чиштеләр, уеннар уйнадылар, биеп-җырлап балаларның күңелләрен күрделәр, күчтәнәчләр өләштеләр, иң актив балаларга бүләкләр дә бирделәр. Әлеге чарада 28 кеше катнашты.