"Тукай - бөек!"
Гимназия китапханәсе белән берлектә Г.Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан "ТУКАЙ - бөек" дип аталган әдәби чара үтте. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, иҗаты буенча викторина сорауларына җаваплар бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чараның иҗади өлешендә төрле зурлыктагы күбәләкләр ясадылар. Китапханәченең йомгаклау сүзеннән соң барлык катнашучылар зур горурлык хисе белән "Туган тел" җырын башкардылар.