Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Без - Тукай оныклары"

Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган "Без - Тукай оныклары" дип аталган шигырь бәйрәменә авылыбызның балалар бакчасы нәниләре килде. "Бәйрәм бүген!" җыры белән башланып киткән бу матур чарада балалар үзләре өйрәнеп килгән шигырьләрне сөйләделәр, әкиятләрне сәхнәләштерделәр. Тукайның балалар өчен язган әсәрләре буенча кызыклы презентация карадылар, эчтәлекле китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Чараның иҗади өлешендә бергәләшеп Тукайлы нәни китапчыклар ясадылар. Ә без бәйрәмдә актив катнашкан һәр балага Мактау кәгазьләре тапшырдык.Әлеге матур чара балалар башкаруында "Туган тел" җыры белән тәмамланды.