Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

М.Җәлил - балаларның яраткан шагыйре

Китапханәгә “Әкият” балалар бакчасына йөрүче нәниләр кунакка килде. Аларга “М.Җәлил – балаларның яраткан шагыйре” дигән презентация күрсәтелде. герой-шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы буенча әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрне сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, рәсемле башваткычлар чиштеләр. Соңынннан балалар өстәл уеннары уйнап ял иттеләр. Әлеге чарага 23 бала һәм 2 тәрбияче килде