Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел
16.02.16.
Зур Сәрдек гимназиясенең 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Камалова Алсу Рафилевна белән китапханәгә М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Исемеңне данлый Туган ил!” дип аталган чарага килделәр (16 укучы). Максат - укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү. Укучыларга М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында “Гасырларда калыр батырлык” дигән татарча фильм һәм электрон презентация күрсәтелде. “Кечкенә дусларга” китабы буенча шигырьләр уку оештырылды. “Салют сиңа, Муса Җәлил!” дигән рәсем конкурсы игълан ителгән иде, укучылар шагыйрьнең шигырьләре буенча рәсемнәр ясап алып килделәр һәм үзләренең рәсемнәре турында сөйләделәр. “Муса Җәлил – талантлы шәхес һәм героик шагыйрь” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Ахырдан викторина үткәрелде. Чарада актив катнашкан укучыларга Мактау кәгазьләре бирелде.