"Великий Лев Толстой"
Рус әдәбияты һәм тарихында әйтеп бетергесез зур өлеш керткән бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның дөньяви әдәбиятка йогынтысын исәпкә алып һәм Толстойлар гаиләсенең Казан белән ныклы бәйләнеше булуы уңаеннан 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип рәсми рәвештә игълан ителде. Зур Сәрдек авыл китапханәсендә бу уңайдан «Великий Лев Толстой» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә куелган китаплар белән 4 сыйныф укучылары бик теләп таныштылар. Аларга язучының тормыш һәм иҗат юлы турында информация ясалды.