"Айсылу - фильм"
Китапханәдә китап укучылар белән “Айсылу” исемле фильмны карау оештырылды. Язмышларны җиңгән җан турындагы әлеге фильм берәүне дә битараф калдырмады. Әйләнә-тирәбездә мөмкинлеге чикләнгән кешеләр булуы һәм аларның һәрдаим башкалар ярдәменә мохтаҗ булуы турында һәркем белергә тиеш. Аларга ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел Әлеге фильм әнә шул турыда.