Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Авылым тарихы"

Китапханәдә китап укучы өлкәннәр белән “Авылым тарихы” исемле утырыш үткәрелде. “Туган авылым – Зур Сәрдек” дип исемләнгән презентация карау оештырылды.  Валиуллин Ләбиб абый белән Фәнзилә апа, Сәфәргалиева Равия апа, Сафина Нәкыя апа, Даутова Фәния апалар үзләренең балалык, яшьлек чорлары турында турында бик кызыклы итеп сөйләделәр, "Коммунизмга" колхозының данлыклы чоры турында да бик күп кызыклы мәгълүматларны искә алдылар. Авылның өлкән буын кешеләре белән үткәрелгән бу чара буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту буенча зур әһәмияткә ия булып тора.