Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Китапханәдә ял сәгате

Кышкы каникул көннәрендә китап укучы балалар арасында шашка турниры оештырылды. Китапханәгә килгән балалар өстәл уеннары уйнадылар, машинтвистер дигән хәрәкәтле уенда катнаштылар, кыскасы, рәхәтләнеп ял иттеләр, вакытлы матбугат белән таныштылар, китаплар алдылар. “Непоседа” һәм “Салават күпере” журналларындагы башваткычларны чиштеләр. Китап укучы балалар белән «Китап киштәсе янында” дип аталган библиографик консультация үткәрелде. Балаларга мөстәкыйль рәвештә үзләренә кирәкле китапны сайлап алган вакытта каталог һәм картотекадан дөрес итеп файдаланырга өйрәтелде.