"Кәбестә тозлыйбыз" - осталык классы
Китапханәдә “Бакчачы” клубы һәм “Оста куллар” түгәрәгенең берләштерелгән утырышы узды. Әлеге оешмаларга йөрүчеләр белән кәбестә тозлау буенча мастер-класс үткәрелде. Шунда ук кәбестә һәм кишер сортлары, аларны кышка саклау, кәбестәдән ризыклар әзерләү рецептлары буенча тәҗрибә уртаклашу үтте. Бергәләшеп эшләгән күмәк эш һәркемнең күңеленә хуш килде.