"Эковесна - 2024"
"Экояз 2024" конкурсының соңгы атнасы елга яры буйларын, чишмә тирәләрен чистартуны таләп итә. К.Ф.Шакиров ис. Зур Сәрдек гимназиясенең яшь экологлары әлеге конкурсның һәр этабында актив катнаштылар, һәр эшне теләп һәм экологик мөһимлеген аңлап башкардылар. Экологик эш конкурс кысаларында гына калмыйча, ел дәвамында системалы рәвештә башкарыла бездә. Табигатьнең чисталыгы, тирә-юньдәге тәртип, иң беренче чиратта, үзебездән тора.