"Сугыш турында укыйбыз"
Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылаган бу көннәрдә “Сугыш турында укыйбыз” (“Читаем о войне”) дип аталган халыкара патриотик акциягә без дә кушылдык. Яшь буынга Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре үрнәгендә патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелгән әлеге чара гимназия директорының тәрбия буенча киңәшчесе Сәфәргалиева Г.В.белән берлектә үткәрелде. Акциядә "Россия бөркетләре" балалар оешмасының активлары катнашты. Патриотик дәрестә балалар белән фашист Германиясенең безнең илгә юлбасарларча һөҗүм итүе, совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, тылдагы авыр хезмәт, күп корбаннар хисабына килгән Җиңүнең шатлыклы көне турында сөйләдек. Бөек Ватан сугышы елларындагы балаларның аяусыз батырлыклары турында хикәяләр укыдык.