Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Кошлар - безнең дуслар!

1 апрель - Халыкара кошлар көнендә гимназиядә «Кошлар - безнең дусларыбыз!» дип аталган экологик бәйге үтте. 

Бәйгедә катнашучы 7 сыйныф укучылары - Беренчеләр хәрәкәте активистлары, ике командага бүленделәр һәм үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр. Мәсәлән, «Уйла!» конкурсында алар туган як кошлары турында табышмакларга җаваплар таптылар, кошларны төрле үзенчәлекләре буенча таный белделәр. «Өй эше» конкурсында балалар әтиләре белән эшләгән сыерчык ояларын тәкъдим иттеләр. Алар яхшы кош оясы нинди булырга тиеш һәм аны урнаштырганда нинди таләпләр үтәлергә тиешлеге турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.

Китапханәче Шакирова Н.Н. «Сез беләсезме?» дигән сораулар туры үткәрде һәм катнашучыларга, тамаша кылучыларга кошлар турындагы кызыклы мәгълүматларны сөйләде. Китапханәче укучыларны кошлар турындагы китаплар белән таныштырды һәм кошларыбызны саклаучылар булырга чакырды.

Бәйге барышында командалар үзләренең җырга осталыкларын, җитезлекләрен, экологик белемнәренең тирән булуларын оста итеп күрсәтә белделәр.

Чара ахырынды жюри бәйгегә йомгак ясады, командаларны Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.