Мы дружбою сильны! Дуслык белән көчле без!
Бүген Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары белән дуслык дәресе үткәрдек. Әлеге дәрестә балалар белән дуслыкның тугрылык, ышанычлылык, җаваплылык, теләктәшлек, үзара ярдәмчеллек кебек уңай әхлакый сыйфатлардан торуы турында сөйләштек. Әңгәмә барышында дуслар белән аралашканда ихлас булуның мөһимлеге һәм кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуы турында фикер алыштык. Балалар белән бергәләп “Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”, “Дус кайгыда сынала”, “Дуслыкны акчага сатып алып булмый”, “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” мәкальләрнең асылы турында әңгәмә кордык. Дуслык турында тематик уеннар уйнадык, тренинг элементлары кергән күнегүләр эшләп ял иттек. Чара ахырында күмәкләшеп дуслык агачы ясадык, агач яфракларына укучылар белән тылсымлы сүзләр язып калдырдык.