Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Кашпо үрәбез

Ясалма ротанг дигән материалдан кәрзиннәр, бакча җиһазлары үрү бүгенге көндә бик популярлашып бара. Авылдашыбыз Хисмәтуллина Гөлнар да әлеге шөгыль белән мавыга - ясалма ротангтан бик матур кәрзиннәр, кашполар үрә. Тәвәккәл, тырыш, оста куллы Гөлнар шушы матур гөл чүлмәкләрен үрергә өйрәнергә теләүчеләр өчен бүген осталык дәресе үткәрде. Күңелебезгә хуш килгән шушы эшне өйрәнә алуыбызга без бик шат. Гөлнар, барыбыз исеменнән зур рәхмәт!