"Әкият"тә кунакта
Мәдәният хезмәткәрләре белән “Әкият” балалар бакчасы нәниләре янында кунакта булдык. Әллә никадәр уңай энергия алып, сөенеп кайттык без алар яныннан. Нәниләр үзләре дә безне шатланып каршы алдылар. Күчтәнәч итеп алып килгән канцтоварларыбыз өчен татарча, русча һәм инглизчә рәхмәт әйтеп гаҗәпләндергәннәр иде, концерт номерлары күрсәтеп тагын бер кат сокландырдылар безне нәниләр. Балалар әйләнә-тирә дөнья турында дөрес күзаллыйлар, табигатьтәге үзгәрешләр турында матур итеп аңлатып үз фикерләрен әйтә беләләр. “Туган ягыбызга алтын көз килде” дигән әңгәмә барышында без әнә шуңа инандык. Балаларга “Көзге кәеф” дигән күмәк рәсем ясау да бик ошады. Мастер-класстан берәү дә читтә калмады, бергәләшеп ясалган иҗади эшкә һәркем үз өлешен кертте. Балалар китапханәдән алып килгән китапларны бик яратып карадылар, тылсымлы китап дөньясы балалар өчен телевизор экранына караганда күпкә файдалырак шул. Шунысы куанычлы, балаларның китап белән кызыксынуы дәвамлы һәм даими икән, чөнки һәр төркемдә дә китап почмаклары ясап куйганнар. Зур Сәрдекнең киләчәге иманлы, сау-сәламәт, белемле, әхлаклы булып үсәр, дип куанып кайттык без бакчадан. Шулай булмыйча мөмкин түгел, чөнки монда эшләүче һәркем үз эшенең остасы. Алар һәркайсы зур көч куеп, һәрбер балага индивидуаль якын килеп, аларны яратып эшлиләр. Дөрес тәрбия алган әлеге балалар үзләре дә дөрес балалар үстерерләр, дип ышанасы килә.