"Батырлыкка һәркөн урын бар!"
Зур Сәрдек мәдәният йорты каршында эшләүче халык театрының яшь артистлары - гимназиябез укучылары белән Геройлар көне уңаеннан "Батырлыкка һәркөн урын бар!" дип аталган сөйләшү үткәрелде. Әлеге чара музейда, авылыбызның легендар шәхесе Социалистик Хезмәт герое Камил Фаяз улы Шакировның батырлыгына багышланган экспозиция янында үтте.