Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Мин яратам сине, Зур Сәрдек!"

К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе китапханәсендә "Мин яратам сине, Зур Сәрдек!" дип аталган туган якны өйрәнү дәресе үткәрелде. 2 а сыйныфы укучылары тематик презентация аша авылыбызның тарихы, табигате, күренекле кешеләре, уңган һөнәрчеләре турында белделәр. Әле быел гына басылып чыккан "Зур Сәрдек авылы тарихы" китабы (авторы Хөсәенова Рәмзия Сабирҗан кызы) белән таныштылар һәм якташ шагыйрьләр иҗатыннан туган як темасына багышланган шигырьләр укыдылар.