"Спортлы Татарстан"
Китапханәдә көзге мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында “Спортлы Татарстан” көне уңаеннан “Мин спортны яратам!” исемле девиз астында чара үткәрелде. Чарада Чишмәбаш авылыннан китапханәче Илсөяр апалары белән килгән балалар да катнашты. Әлеге чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, үсеп килүче буынның физик хәзерлек дәрәҗәсен арттыру, балаларда спорт белән теләп шөгыльләнү ихтыяҗы булдыру, спорт турындагы белемнәрен үстерү. Китапханәгә килгән балалар белән “Малайларга, кызларга” сериясеннән “Спорт энциклопедиясе” китабына күзәтү ясалды. Чишмәбаш авылы китапханәчесе сөйләвеннән китап укучы балалар спорт төрләре, әлеге спорт төренең тарихы турында яңа мәгълүматлар белделәр, кагыйдәләре белән таныштылар. Беренче чаңгыларның нинди булуын, ә теннисны элек уч төбе белән уйнаганнарын белү балалар өчен бик зур яңалык булды. Шулай ук балалар әлеге китаптан спорт инвентарьлары, танылган татар спортчылары турында бик кызыклы яңа мәгълүматлар укыдылар. Йомшак туп белән физик күнегүләр башкардылар һәм кыршау әйләндерү буенча мастер-класста катнаштылар. 3 сыйныф укучысы Галимов Сәет кыршауны иң озак әйләндерүче булып чыкты. “Спорт – физик тәрбия генә түгел, ә рухи тәрбия дә бирә. Шуңа күрә спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләнергә кирәк. Моның өчен, иртәнге гимнастиканы ясауны гадәткә кертергә, күбрәк җәяү, яки велосипедта йөрергә кирәк. Спорт белән шөгыльләнү һәркемне тәртипле һәм сәламәт итә” – дип сөйләде Зур Сәрдек авылы китапханәчесе балаларга. Әнә шулай күңелле итеп Мәрхәмәтлелек атнасының 4 көне үтеп китте.