"Без бердәм!"
Китапханәдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан "Без бердәм!" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучыларга тематик презентация ярдәмендә әлеге бәйрәмнең тарихи әһәмияте аңлатылды. Укучылар "Я - гражданин России" китабы буенча күпмилләтле илебезнең әлеге дата белән бәйле тарихы, мәдәнияте һәм рухи сәнгате турындагы викторина сорауларына җаваплар таптылар.