Права ребенка
Китапханәдә 3 сыйныф укучылары белән "Үз хокукларыңны бел!" дип аталган тәрбия сәгате үтте. Чарада катнашучыларга бала хокукларын яклаучы төп документ турында сөйләгәннән соң, хокуклар турында рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрелде. Конвенциядә бәян ителгән балаларның төп хокуклары һәм ирекләре турында үзләре үк аңлата да белделәр. Соңыннан балаларга тематик буклетлар таратылды.