Күңелләргә ак нур сипкәнсез...
Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мәдәният йортында "Күңелләргә ак нур сипкәнсез..." дип аталган бәйрәм чарасы үтте. Бу күркәм бәйрәмдә тантаналы мизгелләр күп булды. Мөгаллимнәрне тәбрикләргә килгән район мәгариф идарәсе җитәкчесе Әхмәдуллин Илфат Ильяс улы мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәтләре һәм зур казанышлары өчен бер төркем мөгаллимнәрне бүләкләде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Нуриев Рамил Бари улы ветеран укытучыларны котлап рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барлык чыгышлар һәм тәбрик сүзләре гимназия укучылары чыгышы, "Сердәш" фольклор төркеме, "Чәчкә" халык бию ансамбле, әти-әниләр тарафыннан куелган концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмдә букет-букет чәчәкләр, көләч йөзләр һәм күтәренке кәеф иде...