Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Дин вә тормыш

Мәчет яшь буынга дини белем, әхлак тәрбиясе бирүдә, гореф-гадәтләрне саклауда зур роль уйный. Әнә шуларны истә тотып, бер төркем мөслимәләр белән Казан шәһәрендәге бай тарихы һәм үзенчәлекле архитектурасы булган мәчетләргә сәяхәт оештырдык. Балалар белән Әҗем, Мәрҗани, Апанай мәчетләрендә, Кол Шәриф мәчетендә булып үтемле вәгазьләр тыңладык, әхлак дәресләрендә утырдык. Питрәч районы Пановка авылындагы Хәлил мәчете имам-хатыйбы Әлим хәзрәткә әлеге сәяхәтне оештыруда булышлык иткәне өчен Аллаһының рәхмәтләре булсын!