Укучының мәдәни көндәлеге
«Укучының мәдәни көндәлеге» буенча сәяхәт» дигән чара үткәрелде. Максат – китап укучыларны Татарстан Республикасының мәдәни мирасы белән таныштыру, укучыларда мәдәнияткә карата кызыксыну уяту. Әлеге чарада электрон презентация күрсәтелде. Авылыбызның күрке, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хөсәенова Рәмзия апа укучы балаларга көндәлектәге биремнәрне чишәргә булышты. Үрнәк Мәдәни көндәлек хуҗалары - 3 сыйныф укучылары – Шагабиева Дилә һәм Зилә, 1 сыйныф укучысы Багабиев Данияр.