Өстәл уеннары дуслык тәрбияли
Кышкы каникул көннәрендә балалар китапханәгә килеп өстәл уеннары уйнарга бик яраталар. Өстәл уеннары уйнау балаларда татулык, бер-береңә ярдәмләшү, матур итеп аралаша белү күнекмәләрен үстерә. Балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәре арта, сүзлек запаслары байый. Китапханәгә килеп әнә шулай буш вакытлары файдалы итеп үткәрәләр Зур Сәрдектә яшәүче балалар. Алар өчен татарча мультфильмнар карау мөмкинчелеге дә бар китапханәдә. Шунда ук китап укучы балалар газета-журнал яңалыклары белән дә танышып баралар