Хуш киләсең, Яңа ел!
Мәдәният йортының тамаша залында "Хуш киләсең, Яңа 2016 ел!" дип аталган бәйрәм тамашасы үткәрелде. Әлеге тамашага 300 дән артык тамашачы килгән иде. Бәйрәм электрон презентация белән параллель алып барылды. концерт номерлары белән беррәттән ел дәвамында авыл тарихында булган яңалыкларны, истәлекле даталарны, күренекле вакыйгаларны үз эченә алган бу презентацияне карап утырды килгән тамашачы. Кыш бабай һәм Кар кызы телеграммалары арасында 2015 ел - Әдәбият елында иң күп китап укучы Шагабиева Дилә һәм Зиләгә адресланганы да бар иде. китап яратучы бу игезәк кызларга Мактау кәгазе, истәлекле бүләк һәм "Ялкын" журналына яртыеллык подписка бүләк ителде.