"Хәтер яши!"
Бүген фашизм корбаннарын искә алу көне уңаеннан "Хәтер яши!" дип аталган патриотик дәрес үтте.Чарада катнашучы укучылар бу истәлекле датаның тарихи әһәмияте турында белделәр. Бу кайгылы дата уңаеннан снаряд астында, концлагерьларда, тылда ачлыктан һәм авырулардан һәлак булучы миллионлаган кешене бер минут тынлык белән искә алдылар һәм тынычлык теләү йөзеннән һавага символик ак шарлар очырдылар. Укучылар Билгесез солдат һәйкәле янында, авылыбызның горурлыгы булган батыр Камил Шакиров бюсты янында һәм сугышта һәлак булган батырлар истәлегенә куелган обелиск янында да булдылар һәм чәчәкләр салдылар.