Мы дружбою сильны!
Гимназиянең 3 сыйныф укучылары белән Дуслык дәресе үткәрелде. Күпмилләтле районыбызда яшәүче төрле халыкларның милли киемнәре, йола-бәйрәмнәре, традицияләренең үзенчәлекләре турында сөйләштек. Дәрес барышында һәр милләтнең ихтирамга һәм хөрмәткә лаек булуы турында басым ясалды. Милләтләр арасындагы дуслыкның зур көчкә ия булуы турында шигырьләр укылды, мәкальләр өйтелде.