"Ул кабызган утлар мәңге янар..."
Татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышлап "Ул кабызган утлар мәңге янар..." дип аталган китаплар күргәзмәсе төзелде. Максат - китап укучыларны К.Тинчурин иҗаты белән якыннанрак таныштыру, матур әдәбиятны пропагандалау, әдәбият яңалыклары белән кызыксыну тәрбияләү.Цитата -
"Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән замандашларыннан аерылып тора. Ул - актер, режиссер, драматург буларак татар театрын ныгыткан сәнгатькәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин проза остасы да, ул “Мәрҗәннәр “ романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып тарихта калган зат...
Минтимер Шәймиев"
Күргәзмәгә фондта булган 4 китабы куелды. Татар хикәясе антологиясеннән "Дачалар мөбарәк булсын!" исемле хикәясен укып фикер алышу оештырылды.