Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Бердәм мәдәният дәресе

Китапханәбездә гимназиянең 1 сыйныф укучылары өчен Мәдәният дәресе үткәрелде.Күпмилләтле республикабызның мәдәнияте белән укучы балаларны якыннанрак таныштыру максаты белән оештырылган әлеге чарага сыйныф җитәкчеләре Алсу Рафил кызы Камалова җитәкчелегендә 15 укучы килде. Китапханәче тантаналы рәвештә балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшырды. Көндәлекне тутыру тәртибе, мәдәни командадагы эшләр белән, биремнәрне үтәү тәртибе, мәдәни көндәлек порталында теркәлү турында аңлатты. Мәдәният ул – республикабызда яшәүче халыкларның тарихы, яшәеше, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре. Бу – безнең горурлыгыбыз. Укучылар белән әнә шул турыда әңгәмә оештырылды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хөсәенова Рәмзия апа балаларга мәдәниятле кеше нинди була – шул турыда сөйләде. Чара ахырында балалар баянга кушылып “Туган тел” җырын башкардылар.