Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Клуб интересных встреч в библиотеке

1 сентябрь - Белем көне бәйрәмендә гимназия китапханәсендә якташ язучыларыбыз белән очрашу үткәрелде. Укучылар "Өзелмәсен кайтыр юлыгыз", "Зур Сәрдек авылы тарихы" китаплары авторы Рәмзия Сабирҗан кызы Хөсәенова, "Аккошлар да рәнҗи икән...", "Син - гомер агышларым" китаплары авторы Мөнәвәрә Хәким кызы Шәфигуллиналар белән очраштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, авторлар башкаруында шигырь һәм хикәяләр тыңладылар. Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте.