Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

У родника

Рәҗәп чишмәсе буенда балалар белән экологик дәрес үткәрдек. Чишмәләрне чиста тоту, саклау кирәклеге турында сөйләштек. Чишмә янын җыештырдык. Чишмә янындагы ял мәйданында дару үләннәре һәм аларның файдасы турында әңгәмә оештырдык. Балалар белән табигатьтә уеннар оештырдык.