Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Яңа китап - яңа дус!

Китапханәгә "Россия халыклары әдәбиятыннан" сериясеннән яңа китаплар кайтты. Әлеге китаплар "2014-2020 елларга ТРда милли сәясәтне тормышка ашыру программасы"н үтәү буенча ТР Министрлар карары нигезендә нәшер ителгәннәр. Балкар шагыйре К.Кулиевның "Мәңгелек тау", башкорт язучысы Н.Гаетбайның "Капкын", чуаш шагыйре В.Тургай "Шулай яшим",рус язучысы А.Егинның "Үзбәк хан", якут язучысы Даланның "Гыйбрәт", удмурт язучысы В.Ар-Сергиның "Удмурт күңеле", удмурт язучылар прозасыннан "Керпе энәсез туа", төрле буын кырым татар шагыйрьләренең иҗатыннан тупланган"Кырым минем йөрәгемдә" исемле һ.б. китаплар китап укучыларга тәкъдим ителде.