"Без яшибез - бәхет илендә"
Китапханәнең уку залында Татарстан - минем Ватаным!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә янында китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Шулай ук Республика көне уңаеннан мәдәният йорты фойесында“Без яшибез бәхет илендә” дип аталган чара үткәрелде. “Сердәш” фольклор ансамбле чыгышы белән башланып киткән әлеге бәйрәм чарасында Әтнә дәүләт театры артискасы Зөһрә Хөсәенова, С.Өметбаев ис. Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты “Тантана” премиясе лауреаты Ильяс Закировлар чыгышы ямь өстенә ямь булды. Хөсәенов Шәүкәтнең оста итеп гармунда уйнавы, Закиров Рафаэльнең тальянда сыздыруы берәүне дә битараф калдырмады. Чара ахырында күмәк җырлы-биюле уеннар оештырылды, 80-еллар дискотекасы куелды.