Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Россия флагы – безнең горурлыгыбыз ул”

Адай авылында клуб янындагы мәйданчыкта «Айлы кичтә”  дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чара “Россия флагы – безнең горурлыгыбыз ул” дигән чыгыш белән башланып китте. Зур Сәрдек авыл китапханәсе мөдире чарага җыелган халыкка РФ Дәүләт флагы көненең истәлекле дата буларак билгеләнеп үтелүен әйтеп үтте һәм флагның купгасырлык тарихы турында сөйләде. Һәр Россия гражданының флагны хөрмәт итәргә тиешлеген, аның белән горурланырга хакы булуын сөйләде. “Флагка булган хөрмәт – үз тарихыбызга, мәдәниятебезгә, традицияләргә хөрмәт ул, халыклар арасында танычлыкны һәм милләтара татулыкны саклау ул,” дип тәмамлады сүзен китапханәче.