Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Тукайлы яз"

авылыбызның балалар бакчасында бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан "Тукайлы яз" дип аталган шигырь бәйрәме үтте. "Бәйрәм бүген!“ дигән җыр белән башланып киткән бу күркәм чарага балалар бик ныклап әзерләнгәннәр. Бәйрәмгә "Кәҗә белән Сарык" әкиятеннән бүреләр, әби белән бабай, кәҗә һәм сарыкның килүе ямь өстенә ямь булды. Нәни артистлар "Бала белән Күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шәүкәт абыйлары Хөсәеновның курайда "Әллүки"не уйнавын тын да алмый тыңлап хозурландылар. Тематик күргәзмә-экспозиция белән таныштылар. Иң оста башкаручылар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.