Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Чернобыльче янында

26 апрель - Чернобыль фаҗигасе корбаннарын искә алу көне. Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче реакторы шартлаганга 26 апрельдә 37 ел булды. Бу радиация һәлакәте бөтен дөньяны тетрәндерде.Әлеге шартлау Хиросимага ташланган атом бомбасыннан 40 тапкыр көчлерәк була. Реактор шартлау вакытында 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә Татарстаннан да 3500 ликвидатор катнаша. Авылдашыбыз чернобыльче Җиһаншин Ренат та батырлык үрнәге күрсәтеп, үзенә йөкләнгән бурычны зур җаваплылык тоеп башкара. Ренат Җиһаншинның фидакарь хезмәте югары бәяләнә - хөрмәтле авылдашыбыз Батырлык ордены һәм медаль белән бүләкләнә. Чернобыль фаҗигасе башка кабатланмасын! Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын!