"Батырлык турында сөйләшәбез"
балалар бакчасында "Батырлык турында сөйләшәбез" дигән чара үтте. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан оештырылган бу чарада балаларга авылыбызның тарихи шәхесләре Камил Фаяз улы Шакиров, Гаян Гариф улы Әхмәтшин, сугышта катнашкан хатын-кыз авылдашыбыз Мәгъфүрә апа Гатауллина турында сөйләдек. Нәни дусларыбыз белән батыр сугышчы турында М.Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигырен укып фикер алыштык. Әңгәмә барышында балалар үзләре дә батырлык турындагы матур фикерләрен җиткерделәр. Үсеп килүче буын Ватан сугышында Бөек Җиңүнең әһәмиятен дөрес аңласын, тынычлыкны якларга әзер булсын, батырларыбыз белән горурлана белсеннәр дигән максат белән үткән әлеге чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүдә эзсез калмас дип ышанасы килә.