Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Китап очраштыра, китап дуслаштыра

Купка башлангыч мәктәбе укучылары белән китапханә дәресе үтте. Укучылар белән китап фондындагы киштәләр янында консультация үткәрелде, каталогтан файдалану тәртибе аңлатылды. Укучылар яңа кайткан китаплар һәм балалар өчен периодика белән таныштылар. Өстәл уеннары уйнадылар, башваткычлар чиштеләр, өйдә уку өчен китаплар яздырып алдылар.