Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

День семьи

15 май - Халыкара  гаилә көне. Шушы күркәм бәйрәм уңаеннан авылыбызның бик уңган Ульдановлар гаиләсендә кунакта булдык, балаларга күчтәнәчләр тапшырдык. 5 балалы Лилия һәм Хәлил Ульдановларның балалары да хезмәт сөючән, ярдәмчел, бик тырышлар. Өлкән балалар әниләренә кечеләрен караша, уллары Рамазан әтисе белән мал-туар янында кайнаша. Әнә шулай шау-гөр килеп, һәр туган көнгә сөенеп яшиләр бу гаиләдә. Бергәләшеп китапханәгә килеп китаплар укырга, өстәл уеннары уйнарга да вакыт табалар Ульдановлар. Балаларның буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү бу гаиләдә күркәм традициягә әйләнгән. Хөрмәтле Ульдановлар гаиләсенә бәхет һәм иминлек, бөтенлек һәм тигезлек телибез! Бәйрәм уңаеннан һәр гаиләгә тынычлык, сәламәтлек насыйп булсын. Һәр гаиләдә татулык, үзара аңлашу булсын, яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын.